Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2022, 13:19

Казанлылар паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча хәйрия акциясенә кушыла алачаклар

Ул Бөтендөнья яман шеш турындагы белемнәр һәм яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә багышланган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). 3 нче һәм 4 нче февраль көннәрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәгендә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча хәйрия акциясе узачак. «Андрей» исеме астында уза торган акция Бөтендөнья яман шеш турындагы белемнәр һәм яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә багышлана. Инициатор булып Казанда яшәүче Алла Протас тора, аның ире Андрей паллиатив пациентларның берсе булган.

Канны 7:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тапшырырга мөмкин булачак.

Быел акция шулай ук Йошкар-Ола, Тверь, Ярославль, Түбән Кама һәм Железногорскида да узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Беренче тапкыр ул 2018 елда уздырылган. Узган акцияләрдә Казаннан, Түбән Камадан, Йошкар-Оладан һәм Волгоградтан 1 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы паллиатив пациентлар өчен 400 литрдан артык кан компонентлары җыелган.

Оештыручылар донорларга төнге сменада эшләгәннән соң кан тапшырырга ярамый, 8 сәгать дәвамында ял итәргә кирәк, дип билгеләп үтә. Донация алдыннан кичке ашны 6-7 сәгатьләрдә, ә донация көнендә җиңел иртәнге аш (баллы чәй, сохарый, печенье, пешкән бәрәңге, чи яшелчәләр (чөгендер һәм кишердән кала), җиләк-җимеш (бананнан кала), кипкән җиләк-җимеш (хөрмә җимешеннән кала) ашарга кирәк. Бу процедурага буш ашказаны белән килергә киңәш ителми.

Донациягә бер тәүлек кала майлы, кыздырылган, ачы, ысланган, тозлы ризык, тәмләткечләр, сөт продуктлары, шул исәптән сырлар, йогыртлар, кефир, атланмай, йомырка, авокадо һәм спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый.

Барлык яңалыклар