В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар 21-нче һәм 22-нче августта онлайн-форматта узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 22-нче августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Казанда яшәүчеләр бәйрәм уңаеннан социаль челтәрләрдә уздырыла торган акцияләргә кушыла алачак.
«Ил флагы астында» акциясе кысаларында барлык теләүчеләр Россия Дәүләт флагы белән бәйле тормыш тарихлары белән уртаклаша алачак. Катнашучыларга үзләренең җиңүләре һәм казанышлары, катнашкан вакыйгалары турында сөйләргә тәкъдим ителә. Моның өчен шәһәр халкына социаль челтәрләрдә Россия флагы төшерелгән фотография яки видео урнаштырырга һәм постта үз тарихын язарга кирәк. Язмаларны #Подфлагомстраны #Деньфлага #Роспатриот хештеглары белән бастырырга кирәк.
Моннан тыш, казанлылар «Илем төсләре» онлайн-флешмобында катнаша алачак. Моның өчен социаль челтәрләргә ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге киемнән фотография (пейзаж, селфи һәм гомуми фото) чыгарырга һәм #деньфлага, #флагроссии, #цветамоейстраны хештеглары куярга кирәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы.