Барлык җыелган акчалар да Анжела Вавилова ис. фондка җибәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Казандагы хәйрия аукционына Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россия шоу-бизнес йолдызлары – Россиянең халык артистлары Игорь Крутой, Филипп Киркоров, Валерия, популяр башкаручы Юлия Караулова, ТРның халык артисты Динә Гарипова, шоумен Тимур Родригез автографлары төшерелгән картина куелачак.
Картинаны 19 декабрьдә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак Игорь Крутойның (Идел буе) популяр музыка академиясенең ачык кышкы сессиясендә һәркем сатып ала алачак. Аукцион 18.00 сәгатьтә башлана. Барлык җыелган акчалар да Анжела Вавилова ис. фондака күчереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, яңа традициягә Казанда "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертына нигез салынган иде.
Быел фестивальгә Казаннан тыш тагын 8 шәһәр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Краснодар, Севастополь, Владивосток һәм Курск кушылды.
Фестиваль финалы 130 бала – ата-ана каравыннан мәхрүм калган, балалар йортларында тәрбияләнүче, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде.