В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – профессиональ спортчылардан мастер-класслар, бию батллары, кием бизәүләре, Казан музыкантлары чыгышы һәм башкалар
«Урам» экстрим-паркында 31 майда «Яшел марафон» спорт бәйрәме узачак. Катнашучылар 600 һәм 800 м, 4,2 яки 10 км дистанцияне сайлаячак. Марафон программасында – спорт мастер-класслары, эко мастер-класслар, җирле артистларның ачык дискуссияләре һәм музыкаль чыгышлары.
Марафонда катнашучылар өчен оештыручылар төрле программа әзерләделәр. Урам мәдәнияте тематикасы кысаларында скейт һәм BMX буенча мастер-класслар узачак, хип-хоп стилендәге бию батллары җәеләчәк, шулай ук диджеинг дәресләре узачак. Моннан тыш, «Стрела-Казан» регби-клубының һәм «Сокол» футбол клубының профессиональ спортчылары спорт мастер-класслары үткәрәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Шулай ук паркта эко һәм хэндмейд зона ачылачак, анда казанлылар үз киемнәренә рәсем ясый, эшкәртелгән материаллардан открытка ясый һәм мөстәкыйль рәвештә микрояшеллекне үстерә алачак. Биредә үк спорт һәм тормыш турында ачык дискуссияләр узачак.
Узышларны Казан башкаручыларының җанлы музыкасы озата барачак. Төркем һәм соло башкаручылар рэп, поп-панк, инди һәм R&B жанрларында чыгыш ясаячак.
Теләсә кем чабышта катнаша ала, әмма сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе тапшырырга кирәк. Марафонга теркәлү сылтама буенча уза. Шулай ук чара көнендә 7:00 дән «Урам» экстрим-паркында теркәлергә мөмкин. Спорт вакыйгасы 9:00 да башлана.