Экологик акция Идел көненә туры китерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нчы май). 21 нче майда Казанда яшәүчеләр Идел көненә багышланган «Россия суы» бөтенроссия акциясенә кушыла алачак. Чарада шәһәр халкы экологларга елга ярын чүп-чардан чистартуда ярдәм итә алачак.
Катнашырга теләүчеләрне «Түбән Заречье» пляжында (Пролетар ур.) көтәләр. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте. Балалар һәм яшьләр өчен интерактив мәйданчыклар һәм зоналар эшләячәк, күңел ачу программасы (фотозона, тере музыка, викториналар һәм призлар уйнату) каралган.
Экологик акциядә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов катнашачак.
2021 елда «Россия суы» акциясе йомгаклары буенча төбәкләр рейтингында Татарстан беренче урынны алды. Ул вакытта чарада бөтен ил буенча 276 меңнән артык кеше катнашты. 10 мең километрдан артык яр буе полосасы чистартылды.