В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында биреләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Быел 43 регионда хезмәт коллективлары арасында скандинавия йөреше буенча танышу тренировкалары һәм ярышлар узачак. 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр, шулай ук пенсия яшендә хезмәт эшчәнлеген дәвам итүчеләр проектка кушыла алалар. Моның өчен «Җәяүле» кушымтасында теркәлү узарга кирәк, аның ярдәмендә үзегез яшәгән шәһәрдәге тренировкалар һәм ярышлар җәдвәле белән танышырга һәм төркем яки корпоратив тренировкалар үткәрүгә заявка калдырырга мөмкин. Теркәлү шулай ук Ирекле физкультура берлеге сайтында үткәрелә.
Ярышларда катнашу өчен дуслар, хезмәттәшләр, күршеләр арасыннан үз командагызны формалаштырырга кирәк яки җыелма командага кушылырга мөмкин. Ә яңа килүчеләр массакүләм стартлар кысаларында узачак мастер-классларда катнаша алачак. Ярышларда һәм массакүләм стартларда катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
«Төньяк йөреш – яңа яшәү рәвеше» бөтенроссия проекты «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Россия Спорт министрлыгының грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Ярышлар «Локомотив» стадионында узачак (Футбол ур., 1). Чара 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Ирекле физкультура берлегенең матбугат хезмәте.