В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир 11:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәү таләп ителми.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). 5-нче гыйнвар көнне Казанның Аккош күле урман-паркында гаилә чаңгы ярышлары узачак. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша алачак.
Ярышта катнашучыларга 1 км дистанцияне узарга туры киләчәк. Моннан тыш, аларны призлар, медальләр, шулай ук музыка һәм татлы ризыклар көтә. Мәйданчыкта балалар зонасы оештырылачак.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр ителгәнчә, йөгерештә катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк, алдан теркәлү таләп ителми.
Җыелу урыны – «Динамо» спорт базасы бинасы янында. Чаңгы турниры 11:00 сәгатьтә башлана.