Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2022, 10:03

Казанлылар COVID-19 белән көрәшкә багышланган арт-объектны эшләү конкурсында катнаша алачак

Күләмле киңлек композициясен Медицина хезмәткәрләре скверында урнаштыру планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казанда «Коронавируска каршы көрәш чоры» күләмле киңлек композициясенең иң яхшы проектына ачык конкурс үткәреләчәк. Арт-объектны шәһәрнең Вахитов районындагы Медицина хезмәткәрләре скверында урнаштыру планлаштырыла. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Конкурс кешелек дөньясының COVID-19 белән көрәше, пандемия корбаннары булган миллионлаган кеше турында хәтерне мәңгеләштерүгә, авыруга каршы көрәштә катнашкан һәм аның нәтиҗәләрен бетерүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерүгә йөз тота, шулай ук коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте турында халыкның хәбәрдарлыгын арттырырга булыша.

Казанда яшәүчеләр конкурста катнаша алачаклар. Җиңүчегә 100 мең сум акча биреләчәк. Конкурсантларның бурычы – Казандагы Чехов, Карл Маркс һәм лейтенант Шмидт урамнары чикләрендә урнашкан Медицина хезмәткәрләре скверы өчен зур күләмле киңлек композициясе проектын эшләү. Эскиз табибларның һәм COVID-19 белән көрәшкә үз өлешен кертүчеләрнең батырлыгын чагылдырган символларны үз эченә алырга тиеш. Бу арт-объект, мохит скульптурасы яки ландшафт дизайны элементы булырга мөмкин. Композициянең максималь биеклеге – 6 метр. Арт-объект заманча, чыдам һәм янмый торган материаллардан эшләнергә, шулай ук куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш.

Конкурсантларның эшләренә Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР башкаласы Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм башка оешмаларның вәкилләре керәчәк жюри бәя бирәчәк.

Катнашу өчен гаризаны 10 нчы октябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр konkurs.irg@tatar.ru электрон адресы буенча бирергә мөмкин булачак. Конкурс эшләре 14 нче ноябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр карала. Җиңүченең исемен 24 нче ноябрьдә игълан итү планлаштырыла.

Бәйгенең тулырак шартлары, катнашу өчен гариза формасы Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Барлык яңалыклар