Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2020, 10:46

Казанлылар Зөбәрҗәт күлендә үткәреләчәк экологик квест-уенда катнаша ала

Командаларга чүп-чарны өч фракциягә аерып, тизлеккә җыярга кирәк булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 19-нчы сентябрьдә Казанда «Зөбәрҗәт» күле территориясендә «Чиста уеннар» дип аталган экологик квест-уен узачак. Чарада барлык теләүчеләр дә катнаша алачак.

Катнашу өчен өч-дүрт кешедән – дуслар, гаилә әгъзалары яки хезмәттәшләрдән - торган команда җыярга кирәк булачак. Командалар билгеле бер территориядә чүп-чарны өч фракциягә аерып, тизлеккә җыярга тиеш. Һәр чүп тутырылган капчык өчен мобиль кушымтада баллар биреләчәк. Иң күп бал җыйган командалар кыйммәтле бүләкләр алачак. Төп бүләк - команданың һәр әгъзасына дайвинг буенча дәрескә сертификат. Шулай ук катнашучыларны тематик мастер-класслар, концерт программасы һәм кыр кухнясы көтә.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Акциядә катнашучыларны алып китү ике урыннан оештырылачак: УНИКСтан ( Профессор Нужин урамы, 2) һәм Казан дәүләт энергетика университеты бинасы яныннан (ориентир - Красное Село урамы, 51 корп. в), китү – 8.30 сәгатьтә. Квест 10.00 сәгатьтә башлана. Кире кайту 13.30 - 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиллеге.

«Чиста уеннар» «Яшел Россия» бөтенроссия шимбә өмәсенә һәм «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган «Россия суы» акциясенә багышланган.

Барлык яңалыклар