Командалар тизлеккә чүп җыячак, җиңүчеләр призлар алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). 24-нче апрельдә, гомумшәһәр өмәсен уздырган көнне, Казанда «Чиста уеннар» экологик квесты узачак. Катнашучылар Нокса авышлыгы урамы буенча паркта территорияне тизлеккә җыештыру буенча ярышачак.
Командаларга парк территориясендә чүпне өч фракциягә бүлеп җыярга кирәк булачак. Калдыклар салынган һәр капчык өчен мобиль кушымтада баллар өстәләчәк. Иң күп балл җыйган командалар кыйммәтле призлар алачак.
Шулай ук шәһәрлеләрне кызыклы интерактивлар, экологик мастер-класслар, концерт программасы һәм кыр кухнясыннан кайнар төшке аш көтә.
Квестта катнашу өчен өч-дүрт кешелек команда төзергә һәм 22-нче апрельгә кадәр сылтама буенча 18:00 сәгатькә кадәр алдан теркәлү узарга кирәк. Акциядә катнашу өчен инвентарьларны урыннарда бирәчәкләр.
Катнашучыларның җыелуы 24-нче апрельдә 09:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр Юлиус Фучик урамы, 90 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, 24-нче апрельдә барлык теләүчеләр дә гомумшәһәр өмәсендә катнаша һәм үз йорты янындагы мәйданчыкны җыештыру өчен сайлап ала ала.