В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны ТР спорт министры Владимир Леонов үткәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). 24-нче июльдә Казанда булачак Спорт паркы территориясе буенча ТР спорт министры Владимир Леонов һәм «Архитектура десанты» бюросы хезмәткәрләре белән йөгерү экскурсиясе узачак.
Экскурсиядә катнашучыларга Казансу елгасы яры буенда Миллениум күпереннән алып «Ак Барс Арена» стадионына кадәр паркның ничек булачагы турында сөйләячәкләр. Гадәти булмаган йөгереш стадион янындагы мәйданчыкта 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Катнашуга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Спорт паркын төзүгә 2022 елда керешәчәкләр. Аның мәйданы 76 га тәшкил итәчәк, шул исәптән 4,7 ганы «Крачковый күлләре» махсус сакланылучы табигый территориясе алачак. Спорт белән шөгыльләнү өчен паркта 7 га җир бирелә, ә йөгерү трегының озынлыгы 5 км тәшкил итәчәк. Биредә шулай ук команда уеннары өчен мәйданчыклар, воркаут-зоналар, балалар өчен киңлекләр, вакыйгалар мәйданы, экологик сукмак һәм яңа пирс барлыкка киләчәк.
Спорт паркы Казансу үсеше стратегиясенә кергән 12 паркның берсе булачак. Моннан тыш, нәкъ менә бу парк шәһәр территориясендә 2022 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүдә җиңүче булды.