Изге Богородица Казан иконасы халыкка тәкъдим ителгәч Никольский чиркәве аны 1579 елда беренче булып кабул итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан Богородицкий ирләр монастыре территориясендә урнашкан Никола Тульский храмын торгызуга акча бирә алачак. Могҗизалы Изге Богородица Казан иконасы халыкка тәкъдим ителгәч Никольский чиркәве аны 1579 елда беренче булып кабул итә
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл хәер-фатихасы белән, монастырьның чиркәү лавкасында Казан Изге Ана иконасы бәйрәмендә Никольский храмын торгызуга һәм аның территориясен төзекләндерүгә иганәләр кабул ителәчәк. Хәйриячеләргә храмны торгызуда катнашу истәлеге итеп, исемле таныклыклар биреләчәк. Истәлекле таныклыкларга ярдәм итүчеләрнең үз исемнәре, шулай ук аларның туганнары да язылырга мөмкин.
Тиздән хәйрияче таныклыклары башка мәхәлләләрнең һәм гыйбадәтханәләрнең чиркәү лавкаларында пәйда булачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.