Мәскәүнең «Собрание» музее экспонатларының яңа ел күргәзмәсе Казан Кремлендә узачак.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). 17-нче декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Собрание» Мәскәү музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырларга караган механик курчаклар һәм антиквар экспонатлар» яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул Россиянең меценаты Давид Якобашвили һәм аның улы Михаил тарафыннан төзелгән, Европаның иң зур шәхси музее фондларыннан сирәк экспонатларга багышланган.
«Собрание» музееның сәнгать фонды коллекцияләргә бүленгән 20 меңнән артык экспонатны үз эченә ала. Казанга берьюлы берничә коллекциядән әйберләр китерәчәкләр, алар үзешчән музыка кораллары һәм автоматлар дөньясы турында сөйләячәк. Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары күп еллар дәвамында җыелган XVIII-XX гасырларның сирәк очрый торган антиквар экспонатлары, автоматоннарны, музыка коралларын һәм механик курчакларны күрә алачак. Барлык бу экспонатлар үзенчәлекле музыка механизмы белән аерылып тора.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар – механик музыка тарихында төп уйлап табуларның үрнәкләре булып тора. Алар тавыш йөртүчеләрнең эволюциясе һәм тавыш яздыру турында күзаллау бирә. Экспонатларның гаҗәп һәм серле үзлекләре профессиональ экспертларга да, бу өлкәне өйрәнә башлаучыларга да кызыклы булачак.
Килүчеләр музей коллекциясе турында сөйләячәк аудиогид белән файдалана алачак, шулай ук механик курчаклар һәм антиквар экспонат тавышларын тыңлаячак. Күргәзмәне мультимедиа ярдәмендә карау «Собрание» фондларыннан күчерелгән сирәк һәм уникаль язмалар белән танышу мөмкинлеге бирәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.