В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт 4 нче октябрьдә Салих Сәйдәшев музеенда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Салих Сәйдәшев музеенда «Ике Анна» музыкаль проекты тәкъдим ителәчәк. Концерт кунаклары исланд, норвег һәм швед телләрендәге борынгы скандинавия балладаларын, шулай ук Европа операсының шедеврларын ишетәчәк.
Проектта Анна Халлдорсдоттир һәм Анна Татар (сопрано), гитарачы Айдар Габдрәхимов һәм пианистка Аделина Гансвинд катнаша. Алар узган гасыр башында татар профессиональ музыкасының ничек барлыкка килүен күрсәтү өчен берләшкән.
Тамашачылар Кәрим Тинчурин спектакльләренә язылган Салих Сәйдәшев музыкасының ни өчен революция ясаганын һәм татар музыкасының алтын фондына кергәнен аңлаячаклар. Шулай ук казанлыларга музыкаль мелодраманың XX гасырның беренче яртысында татарларның төп һәм яраткан жанрына әйләнүе турында сөйләнеләчәк.
Чара 4 нче октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Керү билетлар буенча, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.