Консультацияләр онлайн-режимда узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-сентябрь). 2-нче октябрьдә Казан халкы бушлай юридик ярдәм алачак. Консультацияләр Халыкара өлкәннәр көне кысаларында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Чара онлайн-режимда Zoom платформасында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белешергә була: +7(843)222-60-60, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.