Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2018, 10:50

Казанлылар бурычларын РФ һәм РТ хезмәт күрсәтү порталлары ярдәмендә түли алачаклар

Россиядә һәм Татарстан башкаласында беренче тапкыр Административ комиссия белән Суд приставлары хезмәте арасында документ әйләнеше кертелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Ксения Швецова). “Административ комиссия” һәм “Дәүләт һәм муниципаль” түләүләр мәгълүмат системалары интеграциясе, шулай ук Админкомиссия белән Суд приставлары федераль хезмәте арасында документ әйләнеше кертү – цифрлы “акыллы шәһәр” һәм шәһәрлеләр өчен уңайлы шартлар булдыру эшендә яңа адым була, диде Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Казанда электрон хезмәтләрне кертү барышы һәм яңалыкларның шәһәрлеләргә ничек йогынты ясавы турында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов сөйләде. Административ комиссиясен һәм “Дәүләт һәм муниципаль түләүләр” мәгълүмат системаларын интеграцияләү ярдәмендә бурычлары булган кешеләргә банкларда чират торырга һәм квитанцияләрне суд приставларына шәхсән кертергә туры килмәячәк. Р.Ханнанов сүзләре буенча, түләүләр турында мәгълүмат тиз арада Казанның Административ комиссиясенә һәм Суд приставлары федераль хезмәтенә барып ирешәчәк.

Административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрнең күп булуын исәпкә алып, Административ комиссия һәм Суд приставлары федераль хезмәте арасында электрон документлар әйләнеше кертелгән. “Әлеге электрон сервис Россиядә беренче тапкыр кертелә, - дип искәртте Р.Ханнанов. – Ул Административ комиссия белән һәм суд приставлары арасында хезмәттәшлек итү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк”.

Илсур Метшин яңалыкларны югары бәяләде. “Халыкка уңайлыклар тудырган процедураларны активлаштыру – алга таба бер адым, - диде Мэр. – Цифрлы “акыллы шәһәргә” тагын бер адым ясалды. Бу шәһәрне үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә керә, алга таба бу юнәлештә эшебезне дәвам итәрбез”.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.05.2018
Видеорепортаж
28.05.2018 10:51
Казанлылар бурычларын РФ һәм РТ хезмәт күрсәтү порталлары ярдәмендә түли алачаклар
Барлык яңалыклар