В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә, 3-нче октябрьдә, Казанда ташламалы тарифлар буенча көзге бөтенроссия почта декадасы старт ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Иртәгә, 3-нче октябрьдә, Казанда ташламалы тарифлар буенча көзге бөтенроссия почта декадасы старт ала. 13-нче октябрьгә кадәр 1,5 меңгә якын күңел ачу, сәяси-икътисадый, фәнни, балалар журналлары һәм газеталарына язылу һәм китереп бирү хезмәте өчен максималь ташлама алырга мөмкин.
10 көн дәвамында үзең һәм якыннарың өчен дөньяның теләсә кайсы почмагыннан, сайттан, шулай ук почта элемтәсеннән матбугатка язылырга мөмкин.
Моннан тыш, федераль массакүләм мәгълүмат чараларын китереп бирү бәясе 10%-ка кимиячәк, ә Россия почтасы каталогына кертелгән төбәк матбугаты - 15%-ка. Башка газета-журналларга язылу агентлыклары каталоглары буенча өстәмә ташлама 5% һәм 10% тәшкил итәчәк.
Шулай ук Россия Элемтә министрлыгы каршындагы төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча Эксперт советы тарафыннан килештерелгән басмаларны китереп бирүгә ташламаларның күләме һәм гамәлдә булу шартлары саклана. 25% күләмендә максималь ташламаны Россия почтасы каталогы буенча, шулай ук 20% альтернативатив матбугатка яздыру агентлыклары аша алырга мөмкин. Исемлеккә 2,5 меңнән артык басма керә, алар арасында федераль һәм төбәк басмалар бар, дип хәбәр итә «Россия почтасы» филиалы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан почта бүлекчәләрендә «Игелек агачы» хәйрия акциясе дәвам итә, аның кысаларында теләге булган һәр кеше нинди дә булса социаль учреждение адресына теләсә кайсы басманы яздыра ала.