В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел көз көне узачак акциядә катнашуга теркәлү 8-нче октябрьдә ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Быел «Тоталь диктант» бөтендөнья грамоталы булу акциясе 17-нче октябрьдә узачак. Рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү өчен, казанлылар 8-нче октябрьдән теркәлә алачак. Бу датага якынрак акциянең рәсми сайтында сынау узачак мәйданчыкларның адреслары барлыкка киләчәк. «Тоталь диктант» текстының авторы быел Андрей Геласимов булачак.
Элегрәк акцияне апрель башында уздыру планлаштырылган иде, әмма аны коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле килеп туган эпидемиологик вәзгыять аркасында көзгә күчерделәр.
Диктантны күчерү катнашучыларга аңа ныклап әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар оештыручылар. Махсус моның өчен сентябрь уртасыннан акциягә кадәр «Тоталь диктант» сайтында онлайн-форматта әзерлек курслары узачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда «Тоталь диктант»та 6 мең кеше катнашты, шул исәптән 2,6 меңнән артык казанлы. Халыкара акциягә дөньяның 81 иле кушылды, анда 236 меңнән артык кеше катнашты.