«Җылылыкны татлы ризыкка алыштырабыз» хәйрия акциясе «Континент» паркында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 14-нче һәм 15-нче декабрьдә Казанда «Җылылыкны татлы ризыкка алыштырабыз» дигән хәйрия акциясе узачак. Барлык теләүчеләр дә аңа кушыла һәм җылы әйберләр алып килә ала, алар мохтаҗларга тапшырылачак.
Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш. Оештыручылар рәхмәт йөзеннән акциядә катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырачаклар.
Әйберләр җыю Яңа Савин районындагы «Континент» паркында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фондының матбугат хезмәте.
Беренче тапкыр «Җылылыкны татлы ризыкка алыштырабыз» акциясе Казанда 2012 елда үткәрелгән иде. Ул вакытта анда 200-дән артык кеше катнашты, алар 3 тоннага якын әйбер китерде.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар әйберләрне шулай ук «Игелекле куллар» хәйрия склады кабул итү пунктларында да иганә итә ала, анда ел саен 10 меңнән артык кеше ярдәм ала. Шәһәрдә барлыгы өч кабул итү пункты эшли, алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Восстание ур., 59, Пушкин ур., 24/26, Калинин ур., 3.