Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2018, 13:50

Казанлылар Зөя утрау–шәһәренә велотурга китә алачак

Катнашучылар Татарстан башкаласыннан шул ук исемдәге станциягә электричкада барачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). 9-нчы сентябрь көнне казанлыларны Зөя утрау–шәһәренә велотурга чакыралар. Катнашучыларның җыелу урыны 9.00 сәгатьтә Казан–1 тимер юл вокзалы бинасы янында.

10.30 сәгатьтә төркем Зөя станциясенә шәһәр яны поездында юл тотачак, аннан велосипедларда утрау–шәһәргә кадәр барачак һәм анда 16.00 сәгатькә кадәр булачак. Казанга төркем шул ук юл белән кайтачак.

Барлык катнашучылар велосипедларын җыелган килеш бушлай алып бара алачак. Пассажирлар уңайлылыгы өчен 6355 номерлы Казан–Зөя һәм 6308 номерлы Зөя–Казан шәһәр яны поездлары велосипедлар өчен махсус каптыргычлар белән җиһазландырылган.

Барлык теләгән кешеләр дә велотурда катнаша ала. Алдан теркәлү таләп ителми, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Әлеге велотурны "Содружество" шәһәр яны компаниясе Татарстан Республикасының велосипедчылар Союзы белән берлектә оештыра.

Барлык яңалыклар