В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27-нче апрельдә шәһәр яны поездында велосипедларны алып бару бушлай булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 27-нче апрельдә казанлыларны Казан-1 станциясеннән Зөя утрау-шәһәрчегенә кадәр велотурда катнашырга чакыралар.
Велотурда катнашучыларны 9.30 сәгатьтә Казан-1 тимер юл вокзалы бинасы янында туплау планлаштырыла. 10.30 сәгатьтә төркем 6355-нче номерлы Казан – Зөя шәһәр яны поездында Зөя станциясенә кадәр, аннан утрау-шәһәрчеккә кадәр велосипедларда барачак. Казанга кайту шундый ук маршрут белән. Канаш–Казан юнәлешендәге 6358-нче номерлы шәһәр яны поезды Зөя станциясеннән 16.44 сәгатьтә кузгалып китә.
Велотурда теләге булган һәркем катнаша ала. Алдан теркәлү таләп ителми.
Казан станциясеннән Зөя станциясенә кадәр бару һәм кире шәһәр яны поездында кайту бәясе - 144 сум. «Пригород» мобиль кушымтасы аша билет сатып алганда 10% ташлама бирелә. Велосипедларны алып бару бушлай, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.