В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы приюттагы этләр белән таныша һәм яраткан йорт хайваннарын өенә алып кайта ала
Фото: Денис Гордийко
Чара 11:00 дән 15:00 гә кадәр узачак. Бу вакытта этләр йөртү мәйданчыгында ветеринария табибы һәм кинолог эшләячәк – алар белән киңәшләшеп булачак. Шулай ук акциядә азык, амуниция, лотокларны тутыру өчен сеңдергечләр, пеленкалар һәм чүпрәк-чапрак җыю оештырыла. Аларны «игелек өстәле»ндә кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә «Көчекләр патруле»нең Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акцияләре Казанда өченче ел уза. Узган ел 20 эт яңа хуҗа тапты.