Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2019, 09:27

Казанлылар физика, математика һәм информатика буенча бөтенроссия контроль эшен яза алачаклар

Катнашучылар онлайн режимда һәр өч фәннән бишәр мәсьәлә чишәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). 16-нчы ноябрьдә Россиядә һәм чит илләрдә өченче тапкыр физика, математика һәм информатика буенча бөтенроссия контроль эше - «Мәсьәләне чишәргә чык!» белем бирү акциясе узачак. Барлык теләүчеләр аңа кушыла һәм төгәл фәннәр буенча белемнәрен тикшерә ала.

Катнашучыларга өч фәннең һәрберсе буенча биш кызыклы мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта бер-ике дисциплинаны сайларга яки барлык фәннәр буенча да үз белемнәреңне тикшерергә мөмкин.

Җиңүчеләр оештыручылардан призлар алачак: Мәскәү физика-техник институты каршындагы Читтән торып уку физик-техник мәктәбенә ташламалы керү, физика һәм математика буенча олимпиадаларга әзерлек мәктәбендә көндезге уку һәм «Учи.ру» белем бирү платформасында математика буенча интерактив курсны бушлай үтү мөмкинлеге. Моннан тыш, акциядә катнашучыларның барысы да электрон сертификатлар алачак.

Контроль эшне 16-нчы ноябрь көнне Мәскәү вакыты белән төн уртасыннан 23.50 сәгатькә кадәр бөтен көн дәвамында язарга мөмкин булачак. Моның өчен проект сайтында теркәлергә кирәк, анда шулай ук узган ел биремнәрендә дә шөгыльләнергә мөмкин.

«Мәсьәләне чишәргә чык!» проекты 2017 елда эшләнгән. Чара дөньяның 40-тан артык илендә уза, анда мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары һәм башкалар катнаша. Узган ел контроль эшне 57 мең кеше язды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар