Акциягә кушылырга теләүче һәр кеше онлайн режимда үз икътисади грамоталыгын тикшерә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Ел да уздырыла торган бөтенроссия икътисади диктанты быел дистанцион режимда узачак. Акциягә кушылырга теләүче һәр кеше онлайн режимда үз икътисади грамоталыгын тикшерә алачак.
Диктантны сайтта алдан теркәлеп, компьютерда яки мобиль җайланмада язарга мөмкин булачак. Нәтиҗәләр катнашучыларга тест тәмамлангач билгеле булачак. Катнашучылар белем дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат та ала алачак – ул теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.
Диктант Мәскәү вакыты белән 7.00-22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, бөтенроссия икътисади диктанты – Россиянең барлык субъектларында, шулай ук башка чит илләрдә ел да үткәрелә торган белем бирү акциясе. Ул халыкның икътисади белем дәрәҗәсен билгеләү һәм күтәрү өчен оештырыла.