В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел текстны язучы, журналист һәм редактор Анна Матвеева язган
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел 20 еллыгын билгеләп үтүче халыкара агарту акциясе 20 нче апрельдә узачак. Бу юлы «Тоталь диктант» өчен текстны язучы, журналист һәм редактор Анна Матвеева язган. Аны актерлар, җырчылар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм радио алып баручылар укыячак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү сорала. Диктантны офлайн язар өчен, шәхси кабинетның «Площадка»сына күчеп, уңайлы локация сайларга кирәк.
Чит ил гражданнары TRuD тестын үтә алачак. Алар өчен текстның гадиләштерелгән версиясен кулланалар һәм рус теле буенча тест үткәрәләр. Үзәк мәйданчык Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булачак, дип хәбәр итә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.