Өлкәннәр декадасы барышында Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе каршындагы иҗтимагый совет бәйсез тикшерү үткәрә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Өлкәннәр декадасы кысаларында, 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелә. Казанлылар шәһәрнең 34 мәдәни учреждениесе турында фикерләре белән уртаклаша ала.
Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе каршындагы хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча иҗтимагый совет әгъзалары муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән очраштылар. Алар өлкәннәр белән эшләүне бәяләделәр, чаралар программасы белән таныштылар, мәдәният өлкәсендәге хезмәтләрнең уңайлылыгы һәм нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, иҗтимагый совет әгъзалары бүген, 3 нче октябрьдә, Казанның Үзәк стадионы футбол манежында старт алган «Йөзьяшәрләр уеннары» ярышларында булдылар.
Өлкәннәр белән системалы эш ел дәвамында алып барыла. Иң матур үрнәкләрнең берсе – «Яшәү яме» проекты.