Тест-мобиль шәһәр үзәгендә 4-нче һәм 5-нче ноябрь көннәрендә эшләячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). 4-нче һәм 5-нче ноябрь көннәрендә казанлылар ВИЧка бушлай тест үтә алачак. Тест-мобиль шәһәр үзәгенә киләчәк.
Түләүсез һәм аноним тест Бауман урамында (сәгать астында) 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, ә 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Петербург урамы, 1 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Яңа гасыр» хәйрия оешмасының матбугат хезмәте. Шәһәр халкына шулай ук ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә хәзер ВИЧ белән миллионнан артык кеше яши. «Җиңү өчен тест» проектының беренче этабы барышында 216 тест-мобиль чыкты, тик бу ел эчендә генә дә 6 меңнән артык кеше тест үтте.
Проект Президент грантлары фонды акчасына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә тормышка ашырыла. Алдагы сынау акциясе Казанда 30-нчы августта үткәрелде.