«Җиңү өчен тест» акциясе 29-нчы июль көнне узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанда ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тестны бушлай 29-нчы июльдә узарга мөмкин булачак. Шулай ук табиблар шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирәчәк һәм зарарлануга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләячәк.
Тест-мобиль барлык теләүчеләрне 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Пушкин урамы,11 адресы буенча кабул итәчәк.
Акция «Яңа гасыр» хәйрия оешмасының «Җиңү өчен тест» проекты кысаларында узачак. Проект Президент грантлары фонды акчасына СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә тормышка ашырыла. Быел гына да проект кысаларында 6 меңнән артык кеше тест үтте.
Фондның матбугат хезмәтендә даими рәвештә тикшерү узуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерәләр, чөнки соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә ВИЧ-инфекцияле миллионнан артык кеше яши.