В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобильләр шәһәр паркларында эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Бу атнада Казанда ВИЧка бушлай, аноним экспресс-тест оештыралар. Теләге булганнар сәламәтлекләрен тикшерә, социаль хезмәткәр һәм психолог белән киңәшләшә алачак.
11 нче майда тест-мобиль Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында, 12 нче майда Горки-Әмәт урманында (Җиңү проспекты ягыннан парковкада) һәм Бауман урамында, сәгатьләр янында эшләячәк. Акцияләр 15:00 дән 19:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм Президент грантлары фонды акчасына «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
ВИЧ-инфекция еллар буе кешене борчымаска һәм үзен медицина ярдәм итә алмаганстадиядә сиздерергә мөмкин. Ни өчен кешеләр үзләренең ВИЧ-статусы турында белергә теләми һәм зарарланган кеше тулы канлы тормыш алып бара аламы – KZN.RU порталы материалында укыгыз.