В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Росстандарт белгечләре 609 медицина җиһазын сынап карады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанның 536 кешесе «Ышан! Сәламәт бул!» бөтенроссия акциясендә үзләренең көнкүреш тонометрларының төгәллеген тикшерде, чара кичә Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәгендә үтте. Росстандарт белгечләре 609 медицина җиһазын сынап карады.
Нигездә казанлылар төрле брендларның автомат һәм ярымавтоматик тонометрларын алып килгән. Акция нәтиҗәләре манжетаның төгәлсезлеге һәм үлчәүнең ялгыш күрсәтүе төзексезлекнең иң еш сәбәбе булуын күрсәтте.
Акция барышында үзәк белгечләре тонометрның яраклылыгы турында нәтиҗә генә биреп калмыйча, шәхси физиологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, аны куллану буенча киңәшләр дә бирделәр. Моннан тыш, килүчеләр мәгълүмат стендларында артериаль басымның нормаль күрсәткечләре һәм аны ничек дөрес итеп үлчәтү буенча инструкцияләр белән таныша алды.
Тулаем алганда, акция көнендә Росстандарт 13 мең тонометрдан артык россиялене тикшерде, аларның 10%-ы эксплуатацияләүгә яраксыз дип табылды, дип хәбәр итә «ЦСМ Татарстан» федераль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Ышан! Сәламәт бул!» акциясенең максаты – халыкка йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен көнкүреш тонометрлар күрсәткечләренең төгәллеген даими тикшерүнең мөһимлеген җиткерү. Белгечләр билгеләп үткәнчә, медицина җайланмасының төгәл булмаган күрсәткечләре аның хуҗасының сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч.