Эшкәртү өчен 687 кг пыяла һәм 168 кг пластик тапшырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). 27 гыйнварда шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узган икенчел чимал җыю акциясе нәтиҗәләре буенча казанлылар мобиль пунктка ике тоннадан артык эшкәртелә торган калдык тапшырган. Акциядә 546 кеше катнашкан.
Экоактивистлар ярдәме белән эшкәртү өчен 687 кг пыяла, 168 кг пластик, 150 кг йомшак пластик, 50 кг "тылсымлы капкачлар", 566 кг макулатура, 42 кг тетрапак тапшырылган, шулай ук "Экологично" хәйрия кибете өчен 600 кг чамасы кием җыелган.
Исегезгә төшерәбез, "мобиль пункт" - ул шәһәрдә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм эшкәртүгә җибәрү өчен икенчел чимал җыюга юнәлтелгән социаль проект. Кышкы вакытта икенчел чимал җыю сәүдә үзәгендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Җиңү проспекты, 141, 15.00-20.00 сәгатьтә.