Экологик акциядә 800 кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 2772 кг икенчел чималны казанлылар 28-нче июльдә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән мобиль пунктка китерделәр. Икенчел чималны җыю акциясендә Казанның 800 кешесе катнашты.
Берничә сәгать эчендә активистлар 808 кг макулатура, 1020 кг пыяла, 203 кг каты пластик, 233 кг йомшак пластик, 109 кг металл, 20 кг компакт-диск, 131 кг техника, 49 кг текстиль һәм башка икенчел чимал җыйдылар. Моннан тыш, хәйрия өчен 320 кг кием-салым җыелган, ә 56 кг капкач тапшырып алынган акчалар «Кот и Пес» приютына тапшырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.