В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акциядә 468 кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 670 килограммга якын икенчел чималны эшкәртүгә казанлылар 16-нчы февральдә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән мобиль пунктка тапшырды. Экологик акциягә 468 кеше кушылды.
Активистлар 669,65 кг икенчел чимал, шул исәптән 126,55 кг каты пластик, 97,9 кг йомшак пластик, шул исәптән дойпак, көпшә, 241,3 кг макулатура, 48,7 кг тетрапак, 60,9 кг металл һәм 5 кг фольга, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен пластик шешәләрдән алынган капкачлар 28,15 кг (җыелган акчалар «Песи һәм Эт» приютына тапшырылачак), 15,6 кг пластик уенчыклар, 42,4 кг компакт-дисклар һәм техника җыйганнар. 97 кг кием һәм яхшы әйберләр «Беренче адым» хәйрия фондына юл тотты. Моннан тыш, казанлылар 58 кг органик калдык, 3,15 кг ручка һәм фломастер тапшырды, дип хәбәр итә оештыручылар.