Әлеге вакыт эчендә «Җыю ноктасы» пунктында 400 ләп кеше булган
Фото: «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК
«Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 25 чүп ташу машинасы белән икенчел чималны, полигонга чыгармыйча, эшкәртүгә җибәрергә мөмкин булды», – диелә идарәче компания хәбәрендә.
«Җыю ноктасы»на килүчеләр саны ай саен арта: гыйнварда 146 кеше 2 тоннадан артык чүп тапшырган; февральдә 200 казанлы 3 тоннадан артык икенчел чимал җыйган; мартта 319 кеше пунктка 5 тонна чамасы каты-көнкүреш калдыгы китергән.
Исегезгә төшерәбез, «Җыю ноктасы» кабул итү пункты Васильченко урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Ул көн саен 7:00 дән 19:00 гә кадәр эшли. Пунктта 39 фракция кабул ителә.