В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экология акциясендә шәһәрнең 150 кешесе катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). 29-нчы августта Мәскәү районында эшләгән мобиль пунктка казанлылар тоннадан артык икенчел чималны эшкәртүгә тапшырды. Җыю санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, контактсыз режимда оештырылды.
Активистлар 1014 кг икенчел чимал, шул исәптән 100 кг каты пластик, 200 кг йомшак пластик, 180 кг макулатура, 100 кг пыяла, 150 кг тетрапак, 50 кг металл, 6 кг фольга, 1 кг трубочка, 12 кг дойпак, 73 кг кием, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен 40 кг капкач, «Комп Ученый» проекты өчен 80 кг техника, 22 кг вак фракцияләр җыйдылар.
Экология акциясендә 150 кеше катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк августта шәһәр халкы эшкәртүгә 2,7 тоннадан артык икенчел чимал тапшырган иде.
Сентябрьдә контактсыз форматта экологик акцияләр уздыруны дәвам итү планлаштырыла. Аларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.