Экологик акциядә 510 кеше катнашкан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казанлылар ике тоннадан артык икенчел чималны февраль азагында шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән мобиль пунктка эшкәртүгә тапшырган. Икенчел чимал кабул итү контактсыз режимда барлык санитария нормаларын үтәп оештырылган.
Активистлар гомуми алганда 2 187,5 кг икенчел чимал, шул исәптән 361,5 кг каты пластика, 425,3 кг йомшак пластика, шул исәптән дойпак һәм трубочка, 355,2 кг макулатура, 163,2 кг тетрапак, 136,4 кг металл, 11,3 кг фольга, 30,2 кг уенчык, 370 кг «Беренче адым» хәйрия фонды өчен кием, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен 56 кг капкач , 191,8 кг вак фракция, 26,6 кг вак фильтр, шулай ук «Велодобро» проекты өчен детальләр җыйган.
Акциядә 510 кеше катнашкан, дип хәбәр итә «Экология. Казан» хәрәкәте активистлары.