В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сентябрьдә контактсыз форматтагы экологик акцияләр уздыруны дәвам итү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). 16-нчы һәм 23-нче августта казанлылар, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, контактсыз режимда эшли торган мобиль пунктка 2,7 тоннадан артык икенчел чималны эшкәртүгә тапшырганнар.
Активистлар барлыгы 2764 кг икенчел чимал, шул исәптән 350 кг каты пластика, 600 кг йомшак пластика, 443 кг макулатура, 341 кг пыяла, 233 кг тетрапак, 100 кг металл, 15 кг фольга, 3 кг трубочка, 30 кг сөт савыты, 365 кг кием, «Волшебные крышечки» проекты өчен 104 кг капкач, «Комп Ученый» проекты өчен 120 кг вак фракцияләр җыйган.
Сентябрьдә контактсыз форматтагы экологик акцияләр уздыруны дәвам итү планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар. Аларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.