В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акциядә 485 кеше катнашкан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Гыйнвар ахырында казанлылар шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән мобиль пунктына эшкәртүгә1,9 тоннадан артык икенчел чимал тапшырган. Чималны җыю барлык санитар нормаларны үтәп контактсыз режимда оештырылган.
Активистлар 1971,6 кг икенчел чимал, шул исәптән 384,2 кг каты пластик, 435,5 кг йомшак пластик, 309,2 кг макулатура, 143,6 кг дәфтәр, 116,8 кг металл һәм 9,7 кг фольга, 14,2 кг дой-пак, 37,4 кг пластик уенчык, «Беренче адым» хәйрия фонды өчен 300 кг кием, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен 49,6 кг капкач, 142,7 кг компакт-диск һәм техника, 32,4 кг вак фракция, «Велоигелек» проекты өчен 1 велосипед, шулай ук 10,5 кг фильтр җыйган.
Акциядә 485 кеше катнашты, дип хәбәр итә «Экология. Казан» хәрәкәте активистлары. Икенчел чималны киләсе җыю 28-нче февральдә узачак.