В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенчел чималдан балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен өслек ясалачак.
Фото: vk.com/kroshkashina
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). Экологик акциядә казанлылар 10,3 тонна автомобиль һәм велосипед шиннарын эшкәртүгә тапшырдылар. Аларны Теләче районындагы заводка эшкәртүгә җибәргәннәр.
Предприятиедә шиннар өч өлешкә бүленә: вак, текстиль һәм металл корд. Шуннан соң вак шиннарга клей өстәләчәк һәм аннан резина плитәләр ясыйлар, аларны балалар һәм спорт мәйданчыкларын каплау өчен кулланалар, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда автомобиль һәм велосипед шиннарын җыю беренче тапкыр гына уздырылмый. Мәсәлән, 2022 елда шәһәр халкы 11 тонна икенчел чималны эшкәртүгә тапшырган. Моннан тыш, эшкәртелгән шиннарның бер өлешеннән Мәүлетов урамындагы 17а йорт ишегалдындагы баскетбол мәйданчыгы өчен өслек ясаганнар.