“Кан үзәгендә Хеллоуин” акциясендә 150 донор катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казанда “Кан үзәгендә Хеллоуин” донорлык акциясенә нәтиҗәләр чыгардылар. Анда барлыгы 150 кеше 70 литр кан тапшырган.
Искәртергә кирәк, 2 ноябрьдә Республика кан үзәге “Игелекле Казан” проекты белән берлектә Хэллоуинга багышланган донорлык акциясе уздырды. 8.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр 18 яше узган һәркем игелекле эш башкара һәм кан банкына үз өлешен кертә алды. Оештыручылар донорлар өчен маскарад ясады, биредә һәркемне бәйрәм рухы, тематик музыка, фотозона, фотограф, аниматорлар һәм тәм-томнар көтте.
Мондый акцияләр Кан үзәгендә даими рәвештә үткәрелә, дип хәбәр итә “Игелекле Казан” проекты администрациясе.