Казанлылар ел башыннан «Зооүзәк» приютыннан 131 этне өйләренә алып кайткан
Ел башыннан Казан халкы «Зооүзәк» приютыннан 131 эт алып кайткан. Бүгенге көндә хуҗаларны тагын 545 хайван көтә, дип хәбәр иттеләр оешмада.

Агымдагы елның җиде аенда «Зооүзәк» белгечләре 2106 эт тоткан, шул исәптән 1513 эт вакцинацияләү һәм стерилизацияләүдән соң элеккеге яшәү урыннарына чыгарылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, июль аенда «Лапа дружбы» хәйрия акциясе кысаларында казанлылар алты этне сыендырган.

«Зооүзәк» приюты Мирный бистәсендә Новосельская урамындагы 70 нче бина 2 нче бүлек адресы буенча урнашкан (соры капка). Оешмага килергә теләүчеләрне сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00 дан 13:00 сәгатькә кадәр көтәләр. Этләр өчен күчтәнәчләр – коры яки сулы азык алып килергә мөмкин.

2024-07-29T09:30:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.