Тестны махсус мәйданчыкларда яки онлайн узарга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
Катнашучыларга хәрби хәрәкәтләрнең, тылдагы һәм оккупациядәге тормышның мөһим вакыйгалары турындагы 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. Биремнәр Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессор-педагогик составы тарафыннан әзерләнгән.
Татарстан башкаласында тест махсус мәйданчыкларда уздырылачак, аларның кайда урнашуын сайтта белергә мөмкин.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрне онлайн режимында тикшерергә мөмкин булачак, тестны Мәскәү вакыты белән көн дәвамында кереп эшләп булачак, дип хәбәр итә «Зур тарих» проекты матбугат хезмәте.