В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыру эшләренә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Иртәгә, 18-нче майда, Казанда Урта Кабан күленең яр буе полосасы территориясендә өмә узачак. Җыештыру эшләренә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
33-нче хәрби шәһәр һәм Ачинск урамы арасындагы территорияне тәртипкә китерү планлаштырыла. Җыештыру эшләрендә хакимият хезмәткәрләре һәм Идел буе районы идарәче компаниясе, шулай ук җәмәгать оешмалары, студентлар һәм җирле халык катнашачак.
Шимбә өмәсе 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Татамедиа» республика агентлыгы.