В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында “Туристик контроль” проекты старт ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). 15 майдан Казанда “Туристик контроль” проекты старт ала. Шәһәрлеләрне Татарстан башкаласының яңа туристик сезонга һәм футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе буенча фикерләрен белдеререгә чакыралар. Төп туристик маршрутларны инспекцион тикшерү барышына һәркем кушала ала.
Төп туристик объектларда һәм җәяүлеләр маршрутларында кимчелекләр хакында шәһәрлеләр “Туристик контроль” билгесе белән Туризм үсешенә булышлык итү комитетының электрон почтасына tourism.kzn@tatar.ru җибәрә алалар. Хатка объект фотосын һәм аның төгәл адресын беркетеп куярга кирәк.
Проект 30 майга кадәр дәвам итәчәк, тулырак мәгълүмат белән 8-843-292-11-42 телефоны аша танышырга мөмкин.