В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциягә республиканың 267 учреждениесе кушылачак
Фото: Денис Гордийко
Акциядә катнашучылар Александр Пушкинның яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыячак. Хәтердән һәм китаптан, рус, татар яки башка телләрдә укырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсендә.
Акция 6 нчы июньдә 11:00 сәгатьтә башлана. Аңа республиканың 267 китапханәсе кушылачак.
Исегезгә төшерәбез, 3-4 нче июньдә «Черек күл» паркында ел саен үткәрелә торган «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале кысаларында зур гаилә бәйрәме узачак. Фестиваль 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык чараларга да керү ирекле.