Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2023, 15:15

Казанлылар өч этне «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә үзләренә алды

Шәһәр приюты өчен халык 150 кг азык, 30 төргәк пеленка һәм 30 кг наполнитель тапшырган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь). «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә Казан халкы шәһәр приютыннан өч этне өенә алып китте. Чара кичә «Крылья Советов» паркында узды.

Берничә сәгать эчендә шәһәр халкы «Игелек өстәле»ндә 150 кг азык, 30 төргәк пеленка һәм 30 кг наполнитель калдырган. Аларны «Зоозабота», «Щенячий патруль», «Помоги дворняге» һәм башка приютларга тапшырачаклар, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, хәйрия акцияләре шәһәрдә өченче ел уза. Узган ел 20 эт яңа йорт тапты.

Йортсыз этләргә тематик акцияләрдә генә түгел, ә көн саен ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, «Щенячий патруль» приют-балалар бакчасы шәһәр кешеләреннән коры һәм дымлы азык, ит консервалары һәм ярмалар, чүпрәк-чапрак, мискиләр һәм уенчыклар, шулай ук көнкүреш химиясе, перчаткалар һәм табаклар кабул итә. Приют Җиңү проспекты, 30 адресы буенча урнашкан. Ял көннәрендә шәһәр халкын 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр көтәләр, эш көннәрендә эш сәгатьләрен +7(919) 635-30-42, +7(987)289-97-65 телефоннары буенча төгәлләргә мөмкин.

Барлык яңалыклар