Акция 21.45 сәгатьтә - ТР Дәүләт камера хорының «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-концерты тәмамлангач башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Иртәгә, 9-нчы майда, Казан «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Россиялеләр тәрәзә янында Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык кешеләр хөрмәтенә фонарьлар, шәмнәр яки смартфон экраннарын яндырачак.
«Хәтер шәме» акциясе 21.45 сәгатьтә - ТР Дәүләт камера хорының «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-концерты тәмамлангач башлана.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер шәме» акциясе тәмамлангач, 21.50 сәгатьтә ТНВ телеканалында бәйрәм салютын күрергә мөмкин булачак. Ә 22.00 сәгатьтә ТНВ каналында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляцияләнәчәк.