Популяр челтәр акциясе «Культура.РФ» порталы инициативасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Бүген казанлылар #MuseumSelfie халыкара акциясенә кушыла ала. Оештыручылар социаль челтәрләрдән файдаланучыларны музей экспонатлары фонында төшкән фотолар белән уртаклашырга чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музеенда һәм башка музейларда үзенчәлекле фото ясарга була. Акциядә катнашу өчен түбәндәге хэштегларны кулланырга кирәк: #МузейноеСелфи, #MuseumSelfie, #КультурноеСелфи һәм #CultureSelfie. Акциядә музей хезмәткәрләре дә, музейга килүчеләр дә катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Популяр челтәр акциясе «Культура.РФ» порталы инициативасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.