Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2021, 13:00

Казанлылар 14 ноябрь көнне халыкара географик диктантка кушылачак

Ел саен үткәрелә торган агарту акциясен Рус географик җәмгыяте оештыра.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). 14-нче ноябрь көнне халыкара агарту акциясе – географик диктантка старт биреләчәк. Казанлылар аңа шәхсән, мәйданчыкларда, онлайн кушыла алачак.

Географик диктант, 2015 елдан башлап, Рус географик җәмгыяте тарафыннан ел саен Россия Президенты инициативасы белән оештырыла. Быел ул дүрт вариантта төзеләчәк, аларның һәркайсына икегә бүленгән 40 сорау керәчәк. База дәрәҗәсенең беренче өлеше 10 сорау тора һәм гомум билгеле фактлар нигезендә географик ликбездан гыйбарәт. 30 сораудан торган икенче өлеше образлы фикерләү, логика һәм эрудиция куллануны таләп итәчәк.

Диктантта яшенә, белеменә, социаль статусына, диненә һәм гражданлыгына карамастан, барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Бу көнне барлык континентларда яшәүчеләр үз белемнәрен тикшерәчәк. Төбәк форматында чара җирле вакыт белән 12:00 сәгатьтә башлана, ә 14:00 сәгатьтә акциягә дистанцион рәвештә рәсми сайтта кушылырга мөмкин булачак.

Татарстанда географик диктантта катнашу өчен 323 мәйданчык оештырылган, шуларның 6-сы – югары уку йортларында. Аерым алганда, республика башкаласында диктант Жуковның Казан югары танк орденнары Кызыл Байрак училищесы, Казан Суворов хәрби училищесы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.

Диктантның һәр катнашучысына офлайн-мәйданчыкларда шәхси идентификация номеры һәм QR-код белән бланк биреләчәк – алар буенча алга таба акциянең рәсми сайтында үз нәтиҗәңне тикшерергә мөмкин булачак. Алар өстәмә язмалар өчен бланкның икенче битендә дә кабатланачак, ул катнашучыда калачак.

Акция 24-нче ноябрьдә тәмамланачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Барлык яңалыклар