Акция 12-нче майга кадәр дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Татарстанда «Ветеранга хат» акциясе башланды. Акция кысаларында почта элемтәсе бүлекләрендә ветераннарга хатлар өчен махсус почта тартмалары урнаштырылачак, аларга теләге булган һәркем Бөек Җиңү көне уңаеннан котлаулар язып сала ала.
Акциядә катнашу өчен ветеранга хат язарга, почта маркасын ябыштырырга һәм хатны махсус почта тартмасына салырга яки марка булмаган открытка сатып алырга һәм котлау конвертында җибәрергә кирәк.
Хат җибәрүче билгеле бер ветеранның адресын һәм исемен белмәскә мөмкин. Бу очракта почта хезмәткәрләре хат алучы ветераннарны үзләре сайлап алачак. Әгәр дә хат җибәрүче берничә ветеранны котларга тели икән, республиканың картлар йорты адресына котлау открыткалары язарга мөмкин: барлык хатлар да үз хуҗаларын табачак.
Акция 12-нче майга кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең матбугат хезмәте.